Юныс 
МИННЕМУХАМЕТОВ
КҮЗ ЯШЬЛӘРЕ

Дөньяларга кеше елап туа,
Вакыт җиткәч, китә елатып.
Кыскамы ул, озынмы ул - гомер, 
Күз яшьләре йөри озатып.

Шатлыкмы ул, олы кайгымы ул,
Күз яшьләре битне чылата.
Адәм баласының күңеле тула -
Күңел тулы булгач - елата!

Күз яшьләре авыртуны баса,
Күз яшьләре аклый караны.
Кайчак яшьләр оныттыра ала
Күңелләрдә булган яраны…

Дөньяларга кеше елап туа,
Алдан белә әллә язмышын?
Алдан белми шул ул, белгән булса,
Кабатламас иде ялгышын.

КӨТ, ТУГАН ЯК

Туган илем, газиз җирем,
Кайтыр якка чыгам бүген,
Очар кошлар белән бер иштән.
Алар белә сиңа юлны,
Сагыш булып туган моңны
Кошлар тавышында ишетәм.

Сагындыра, юк чаралар,
Кабат мине чакыралар
Челтрәп аккан йөгерек чишмәләр.
Иксез-чиксез урманнарым,
Иркен болын, киң кырларым
“Кайт син, балам!” –диеп дәшәләр.

Яшәсәм дә күптән читтә,
Очрашуны өзелеп көтәм,
Сагынганнар аңлар хәлемне.
Туган якка җаным тарта,
Хатирәләр якынайта
Күрешүләр көткән мәлемне.

Кайтыр җирең булу-бәхет,
Туган ягым, син бары көт,
Читтә гомер иткән улыңны.
Җилгә кушып салам алдан,
Юл күрсәткән кошчыклардан
Отып алган сагыну җырымны.