Танзиля 
АМИРХАН
КАЙДА МИНЕМ ЯШЬЛЕГЕМ?

Кайда минем яшьлегем,
Эзләрен бит югалттым,
Сине эзләп, яшьлегем,
Сагыш-моңга уралдым.

Юксындыра күп еллар,
Айлы кичтәге моңнар,
Үтсәм дә мин күп юллар,
Гармун күңелдә чыңлар.

Гармунда серле тавыш,
Сөйли тора үз хәлен,
Таратып ачы сагыш,
Әрнетеп йөрәк зарын.

Тәүге гомерем башы,
Еракларга юл алды,
Кайда яшьлегем юллары,
Сезне язмыш югалтты?

Әйтче сердәшем, гармун,
Кайда минем яшьлегем?
Еллар аша синең көйдә,
Гомер кичерә моң-зарым.

УМЫРЗАЯ

Язны сәламли умырзая,
Чәчәк сибеп карларга,
Үткән гомер үтмәс зая,
Кабат кабынса язларда.

Зәңгәр күзле сихри чәчкә,
Сөенә кояш куенында,
Чәчәк сыман һәр күңел дә,
Уяна язлар нурында.

Бүләк гөлләр жир-анадан,
Суза билен күкләргә,
Иртә таңнан өр-яңадан,
Балкый кояш күпләргә.

Аланнарда умырзая,
Җилпи зәңгәр чәчләрен,
Яз бизәге шиңәр зая,
Бик тиз койса чәчәген.

Гаепле күк умырзая,
Аска ия керфеген,
Бар гомерләр узмас зая,
Һәркем тапса бөртеген.