Товар добавлен в корзину
Оформить заказ

Смотрите также
от
Сумбуля 
ИБРАГИМОВА
ЧИШМӘЛӘР

Мең аһәңле була икән
Чишмәләрнең агышлары,
Кешеләр күк аларның да
Буладыр үз язмышлары.
Әбиемнең чулпы чыңын
Хәтерләтеп ага берсе,
Таш астыннан бәреп чыккан – 
Шаулап тора икенчесе.
Өченчесе сагышлырак, 
Челтерәве салмак икән.
Суга килми сылу кызлар...
Шуңа да ул моңлы микән?
Күпме хисләр, күпме серләр!
Су тавышы, кош авазы...
Чишмәләрдә туган якның 
Чал тарихы, кайтавазы.

АКЛЫК ИЛЕНДӘ

Кышкы кичтә ак тәңкәләр
Җемелдәшә ай нурында.
Карларның бар матурлыгы-
Энҗе булып балкуында.
Төшә карлар бөтерелеп,
Йолдызларны ияртеп тә.
Бу сафлыкка сокланырлык,
Бу аклыкны сөярлек тә.
Көмеш урам уртасыннан
Атлап килә ике гашыйк.
Урамда - кыш, күңелләре
Киткән кыштан саубуллашып.
Аклык илен кичә-кичә
Атлый алар таңга таба.
Бәхет теләп үзләренә
Чәчәк- чәчәк карлар ява.