Розалина
ЙОСЫПОВА
ЙОСЫПОВА
АК КАЛФАК
Ак калфаклар каралмасын,
Заманның җилләрендә.
Һәр гүзәл зат бәхет күреп,
Яшәсен илләрендә.
Кушымта:
Ак калфак, ак калфак,
Кал син һәрчак ак һәм пакъ.
Калфак иман билгесе,
Калфак күңел көзгесе.
Ак калфак, ак калфак,
Һәр чак ап-акъ калачак.
Калфак сафлыкка төрер,
Калфак бәхет китерер!
Ак калфаклар саргаймасын,
Сандыкның төпләрендә.
Ак калфаклар - ак күгәрчен,
Булсын ил күкләрендә!
Ап-ак калфак — ак иман ул,
Ул Туган Ил, туган тел.
Милли көйләр, моңлы җырлар,
Гөреф-гадәт, саф күңел.
Ак калфак киеп әйләнә,
Күчәрендә Җир Шары.
Ак калфак нуры яктырта,
Чиксез Җиһан юлларын!
Речитатив:
Дөнья авыр дип яшәмик,
Барысы да бер уза.
Аклык, пәкълыкка чакыра,
Ак калфак башыбызда.
Әнкәй сөте кебек ап-ак,
Без кигән ап-ак калфак.
Безгә ал таң, ак бәхетләр,
Вәгъдә итә ул һәр чак.
Ап-ак булсын, гел пак булсын,
Карлардан ап-ак калфак..
Без рухлы дип, тарихлы дип,
Хәтерләтеп торачак.
Без динле дә, иманлы да,
Без данлы булдык һәр чак.
Кисәтеп тора бу хакта,
Безнең башта ак калфак!
Әбкәм-әнкәмнең калфагы,
Кызыма калыр бер көн.
Мин дөньяда иң чибәр кыз,
Дип сөенер ул һәр көн.
Ак калфак һәм түбәтәйләр,
Бер ядькәр буыннардан.
Бер изге истәлек бит ул,
Әби һәм бабайлардан!
ТАЛЬЯН ГАРМУН
Тальян гармун,
Илаһи моң
Тарата авылыма.
Шуңа күрә, монда кайтам,
Сагынган чакларымда.
Кушымта:
Авылга чакыра тальян,
Читтә адашканнарны.
Туган җирне, салкын ташка,
Ялгыш алмашканнарны.
Чакырсын тальян авылга,
Китеп югалганнарны.
Гәзиз туган җиркәйләрен,
Көн-төн уйлаганнарны!
Тальян гармун,
Ул бит җыр-моң,
Ул бер яме авылның.
Йөрәк хисеҺәм дә исе
Чәчәкле яланнарның.
Тальян гармун,
Синең моңың,
Дәшә кичке уенга.
Өшөп беткән,
Сөю көткән,
Сагынылган куенга!
Ак калфаклар каралмасын,
Заманның җилләрендә.
Һәр гүзәл зат бәхет күреп,
Яшәсен илләрендә.
Кушымта:
Ак калфак, ак калфак,
Кал син һәрчак ак һәм пакъ.
Калфак иман билгесе,
Калфак күңел көзгесе.
Ак калфак, ак калфак,
Һәр чак ап-акъ калачак.
Калфак сафлыкка төрер,
Калфак бәхет китерер!
Ак калфаклар саргаймасын,
Сандыкның төпләрендә.
Ак калфаклар - ак күгәрчен,
Булсын ил күкләрендә!
Ап-ак калфак — ак иман ул,
Ул Туган Ил, туган тел.
Милли көйләр, моңлы җырлар,
Гөреф-гадәт, саф күңел.
Ак калфак киеп әйләнә,
Күчәрендә Җир Шары.
Ак калфак нуры яктырта,
Чиксез Җиһан юлларын!
Речитатив:
Дөнья авыр дип яшәмик,
Барысы да бер уза.
Аклык, пәкълыкка чакыра,
Ак калфак башыбызда.
Әнкәй сөте кебек ап-ак,
Без кигән ап-ак калфак.
Безгә ал таң, ак бәхетләр,
Вәгъдә итә ул һәр чак.
Ап-ак булсын, гел пак булсын,
Карлардан ап-ак калфак..
Без рухлы дип, тарихлы дип,
Хәтерләтеп торачак.
Без динле дә, иманлы да,
Без данлы булдык һәр чак.
Кисәтеп тора бу хакта,
Безнең башта ак калфак!
Әбкәм-әнкәмнең калфагы,
Кызыма калыр бер көн.
Мин дөньяда иң чибәр кыз,
Дип сөенер ул һәр көн.
Ак калфак һәм түбәтәйләр,
Бер ядькәр буыннардан.
Бер изге истәлек бит ул,
Әби һәм бабайлардан!
ТАЛЬЯН ГАРМУН
Тальян гармун,
Илаһи моң
Тарата авылыма.
Шуңа күрә, монда кайтам,
Сагынган чакларымда.
Кушымта:
Авылга чакыра тальян,
Читтә адашканнарны.
Туган җирне, салкын ташка,
Ялгыш алмашканнарны.
Чакырсын тальян авылга,
Китеп югалганнарны.
Гәзиз туган җиркәйләрен,
Көн-төн уйлаганнарны!
Тальян гармун,
Ул бит җыр-моң,
Ул бер яме авылның.
Йөрәк хисеҺәм дә исе
Чәчәкле яланнарның.
Тальян гармун,
Синең моңың,
Дәшә кичке уенга.
Өшөп беткән,
Сөю көткән,
Сагынылган куенга!