Товар добавлен в корзину
Оформить заказ

Смотрите также
от
Ришат 
ГЫЙЛЕМХАНОВ
ЯШЬЛЕГЕМ ИЛЕ

Кул сузам төшләрдә
Мин сихри илләрдә —
Тота алмыйм киек кошларны... 
Очарга тырышам,
Канатлы кош сыман —
Тота алмыйм куып аларны.... 
Балачагым иле
Бик ерак та түгел!
Бүләк итә кайчак төшләрем... 
Шул бала чакларны,
Шул узган яшьлекне
Сагынам, күз тулы яшьләрем! 
Яшьлегем иленә
Бер кайтасы иде,
Үткәнгә, дуамал чакларга! 
Дөньяны онытып,
Төшләрдә булса да
Телимен мин сиңа чумарга! 
Мөлдерәмә яшьләр...
Инде йөрәк нишләр? 
Үткәннәрне искә алганда... 
Тик шулай да түзәм,
Карыйм балама —
Яшьлегем бит минем – аңарда!