Разиля 
НИЗАМИ
ҖИЛӘКЛЕ ҖӘЙ

Ямьле җәй урталарында
Кызарып пешә җиләк.
Җиләк кенә чакларыбыз,
Түгелмәсен пар чиләк.

Кушымта:  
Тау башында пар җиләк,
Җиләкле безнең төбәк.
Дөньяның бар ямен тоеп
Парлашып яшәү кирәк.

Җәйне күрми йөрмә әле,
Җиләкләргә йөре әле.
Чәчәкле җәй үтеп китәр,
Җәйнең тәмен бел әле.

Тау башында пар җиләк,
Җиләкле безнең төбәк.
Дөньяның бар ямен тоеп
Парлашып яшәү кирәк.

ЯЗНЫҢ КҮЗЛӘРЕ

Язның күзләре ниндиме? -
Тал бөреләре төсле.
Таллардан күзне алалмыйм, -
Мөлдерәмә бөресе.

Язның күзләре ниндиме?
Ташкын суныкы төсле.
Үзе тирән, үзе кайнар,
Ә үзе шаян, хисле!

Язның күзләре ниндиме?
Хас синең үзең төсле.
Керфек очларыңа тамам
Кояшлы яңгыр төсле.