Ралия
ГИЗАТУЛЛИНА
ГИЗАТУЛЛИНА
СИРЕНЬНӘР
Канатланып оча күңел
Ямьле май айларында.
Ак сиреньнәр тотып килдем
Мин синең яннарыңа.
Ак сиреньнәр , күк сиреньнәр
Җиргә хуш ис тарата.
Минем күңелем сиңа тарта,
Сине өзелеп ярата.
Ак сиреньнәр бүләк итәм
Төреп ак хисләремә.
Беренче күрешү мәле
Гел төшә исләремә.
ТУГАН ТЕЛЕМ
Татар булып тудым мин бу җиргә,
Татар рухлы, татар кызы мин!
Халкым, телем, гореф-гадәтләрем, -
Сездән башка беркем түгел мин!
Кечкенәдән туган телем мине
Җитәкләп алды да кулымнан,
Алып керде тормыш дәрьясына,
“Тайпылма! – дип барыр юлыңнан.
Шул юл буйлап һаман барам әле,
Туры гына түгел юлларым.
Зарланмыймын һич тә мин язмышка:
Алга әйди мине уйларым.
Әби-бабай, әти-әни миңе
Туган телле итеп үстерде.
Бишек җыры белән керде миңа
Туган телнең бетмәс кадере.
Канатланып оча күңел
Ямьле май айларында.
Ак сиреньнәр тотып килдем
Мин синең яннарыңа.
Ак сиреньнәр , күк сиреньнәр
Җиргә хуш ис тарата.
Минем күңелем сиңа тарта,
Сине өзелеп ярата.
Ак сиреньнәр бүләк итәм
Төреп ак хисләремә.
Беренче күрешү мәле
Гел төшә исләремә.
ТУГАН ТЕЛЕМ
Татар булып тудым мин бу җиргә,
Татар рухлы, татар кызы мин!
Халкым, телем, гореф-гадәтләрем, -
Сездән башка беркем түгел мин!
Кечкенәдән туган телем мине
Җитәкләп алды да кулымнан,
Алып керде тормыш дәрьясына,
“Тайпылма! – дип барыр юлыңнан.
Шул юл буйлап һаман барам әле,
Туры гына түгел юлларым.
Зарланмыймын һич тә мин язмышка:
Алга әйди мине уйларым.
Әби-бабай, әти-әни миңе
Туган телле итеп үстерде.
Бишек җыры белән керде миңа
Туган телнең бетмәс кадере.