Рәис
НӘБИУЛЛИН
НӘБИУЛЛИН
ГАИЛӘЛӘР ПАРЛЫ БУЛСЫН
Әниләргә күпме җыр языла,
Әтиләргә языла сирәгрәк.
Сабыйларга ана назы кирәк,
Ә әтиләр гаиләдә терәк.
Әгәр гаилә парсыз булса,
Ятимлектә үсә сабыйлар.
Бер канатлы кош та оча алмый,
Ике ярсыз акмый елгалар.
Үзем үстем парлы гаиләдә мин,
Балаларны ятим итмәгез!
Үз-үзегезне картлык көнегездә
Ялгызлыкка дучар итмәгез!
ОНЫТМАГЫЗ, ТУГАННАР
Гомер бетеп, бакыйлыкка күчкәч,
Мин кайтырмын сезне сагынып.
Якты кояш булып, нурлар сибеп,
Алсу таңнар булып кабынып.
Яз керсәгез алма бакчасына,
Чәчкә аткан булыр алмагач.
Каршы алган сезне ул бакчада
Мин булырмын – сары сандугач.
Куандырып сезне тугайларда
Мин чәчкәләр булып үсәрмен.
Күңелегез мине сагынганда
Йомшак җилләр булып исәрмен.
Урманнарда әгәр адашсагыз,
Кәккүк булып сезне эзләрмен.
Сабантуйлар җитсә, зәңгәр күктән
Тургай булып сезне күзләрмен.
Яз керсәгез алма бакчасына,
Чәчкә аткан булыр алмагач.
Каршы алган сезне ул бакчада
Мин булырмын – сары сандугач.
Куандырып сезне тугайларда
Мин чәчкәләр булып үсәрмен.
Күңелегез мине сагынганда
Йомшак җилләр булып исәрмен.
Урманнарда әгәр адашсагыз,
Кәккүк булып сезне эзләрмен.
Сабантуйлар җитсә, зәңгәр күктән
Тургай булып сезне күзләрмен.
Сезнең белән бергә була алмам:
Кичерегез исән булганнар.
Сезгә минем бары тик бер теләк:
Онытмагыз мине, туганнар!
Әниләргә күпме җыр языла,
Әтиләргә языла сирәгрәк.
Сабыйларга ана назы кирәк,
Ә әтиләр гаиләдә терәк.
Әгәр гаилә парсыз булса,
Ятимлектә үсә сабыйлар.
Бер канатлы кош та оча алмый,
Ике ярсыз акмый елгалар.
Үзем үстем парлы гаиләдә мин,
Балаларны ятим итмәгез!
Үз-үзегезне картлык көнегездә
Ялгызлыкка дучар итмәгез!
ОНЫТМАГЫЗ, ТУГАННАР
Гомер бетеп, бакыйлыкка күчкәч,
Мин кайтырмын сезне сагынып.
Якты кояш булып, нурлар сибеп,
Алсу таңнар булып кабынып.
Яз керсәгез алма бакчасына,
Чәчкә аткан булыр алмагач.
Каршы алган сезне ул бакчада
Мин булырмын – сары сандугач.
Куандырып сезне тугайларда
Мин чәчкәләр булып үсәрмен.
Күңелегез мине сагынганда
Йомшак җилләр булып исәрмен.
Урманнарда әгәр адашсагыз,
Кәккүк булып сезне эзләрмен.
Сабантуйлар җитсә, зәңгәр күктән
Тургай булып сезне күзләрмен.
Яз керсәгез алма бакчасына,
Чәчкә аткан булыр алмагач.
Каршы алган сезне ул бакчада
Мин булырмын – сары сандугач.
Куандырып сезне тугайларда
Мин чәчкәләр булып үсәрмен.
Күңелегез мине сагынганда
Йомшак җилләр булып исәрмен.
Урманнарда әгәр адашсагыз,
Кәккүк булып сезне эзләрмен.
Сабантуйлар җитсә, зәңгәр күктән
Тургай булып сезне күзләрмен.
Сезнең белән бергә була алмам:
Кичерегез исән булганнар.
Сезгә минем бары тик бер теләк:
Онытмагыз мине, туганнар!