Нажия
ГАРЕЕВА
ГАРЕЕВА
КӨЗГЕ УЙЛАНУЛАР
Көзге җилдә шыбыр-шыбыр коя
Каеннарым алтын тәңкәләр.
Кем газиз баласын өзелеп лә сөя?
Ул бит безнең әткәй-әнкәйләр.
Җылысын тоеп әни кулының
Тан аткач йокымнан уянам.
Күптән бәлигъ булган зур улымны
Буй җитмәсә дә сөям hаман.
Балаларның йөрәгендә калсын
Әнкәй кочагының җылысы.
Көзге яңгыр яуганда исенә алсын,
Сагынып ла килсен елыйсы.
Хисләр йомшак күңелле итәләр,
Кешелекле булсын кешеләр!
Ил тормышы алга китәр иде
Күбрәк булса хисле кешеләр.
ЯШЬ НАРАТ БЕЛӘН КАЕН
Дус каенымны кочаклап
Серләремне сөйләдем.
Янында үскән наратның
Тыңлаганын күрмәдем.
Каенкаем сөя икән
Күптәннән шул наратны
Җырла әле, - диде миңа
Тукай җыры «Пар атны».
«Яшь наратлар» көен беләм,
Мин шул җырны җырладым.
Яшел ылысларын сузып
Нарат җырны тыңлады.
«Яшь наратлар» көен җырлап
Узам урман буеннан.
Кочып алган кебек нарат
Каенны ак муеныннан.
Көзге җилдә шыбыр-шыбыр коя
Каеннарым алтын тәңкәләр.
Кем газиз баласын өзелеп лә сөя?
Ул бит безнең әткәй-әнкәйләр.
Җылысын тоеп әни кулының
Тан аткач йокымнан уянам.
Күптән бәлигъ булган зур улымны
Буй җитмәсә дә сөям hаман.
Балаларның йөрәгендә калсын
Әнкәй кочагының җылысы.
Көзге яңгыр яуганда исенә алсын,
Сагынып ла килсен елыйсы.
Хисләр йомшак күңелле итәләр,
Кешелекле булсын кешеләр!
Ил тормышы алга китәр иде
Күбрәк булса хисле кешеләр.
ЯШЬ НАРАТ БЕЛӘН КАЕН
Дус каенымны кочаклап
Серләремне сөйләдем.
Янында үскән наратның
Тыңлаганын күрмәдем.
Каенкаем сөя икән
Күптәннән шул наратны
Җырла әле, - диде миңа
Тукай җыры «Пар атны».
«Яшь наратлар» көен беләм,
Мин шул җырны җырладым.
Яшел ылысларын сузып
Нарат җырны тыңлады.
«Яшь наратлар» көен җырлап
Узам урман буеннан.
Кочып алган кебек нарат
Каенны ак муеныннан.