Майруза 
НАСЫРОВА
ЧИТКӘ КИТКӘННӘН СОРА

Чит җирләргә китәбез дә
Шунда үтә гомерләр,
Туган яклар искә төшсә,
Тула безнең күңелләр.

Яшьләр тула күзебезгә,
Моң саркыла күңелгә,
Очып кына кайтыр идек,
Куллар канат түгел лә.

Чит якларда үтә гомер
Чишмә буен сагынып,
Төштә сайрый сандугачлар
Талларында кагынып.

Җиләк пешкән аландагы
Сукмаклар сагындыра...
Туган җирнең ямен, тәмен
Читкә киткәннән сора.

ҖЫРЛА ЙӨРӘК ҖЫРЛАРЫҢ

Яр астында челтер чишмә
Җырлап ага таңнарда,
Өздереп сайрый сандугач
Су буенда талларда.

Сандугачтай тал тибрәтеп
Моңнарым сибим микән?
Әллә челтер чишмә булып
Ярлардан тибим микән?

Сандугачның тавышын алдым -
Тибрәлмәде талларым,
Челтер чишмә, таушын алгач,
Ташлап китте ярларын.

Күктән дәште җырчы тургай
Сибеп дәртле моңнарын:
Үз тавышың табып җырла,
Җырла йөрәк җырларың.