Мәсүфә 
ӘЮПОВА
САГЫНУ

Кемнәр уйлап чыгаргандыр
Бу сагыну хәлләрен.
Серләремне сезгә чишәм,
Өзгәләнгән мәлләрем.

Кушымта:  
Бүген төннә төшләремә
Зинһар өчен кер әле.
Яратуларыңны сөйләп,
Җанга җылы өр әле.

Сагынуларны исәпләргә
Үлчәмнәр җитмәс иде.
Күңелдәге бу сагышлар
Мэңгегә китмәс инде.

Сагынуга дәва булыр
Кош теледәй хат салсаң.
Син -  минеке, мин – синеке,
Дигән антны акласаң.

САБАНТУЙ

Гомер бакый минем халкым
Сабантуйлар уйнаган.
Бар милләтне бер мәйданга
Менә шулай җыйнаган.

Кушымта: 
Гөрли бүген туган якта
Ямьле сабантуйлары.
Хезмәт сөйгән якташларның
Матур хәтта уйлары...

Гасырлардан гасырларга
Бу йола күчә килә.
Берәү җырлый, берәү бии,
Ә берәү атта җилә.

Кушымта: 
Бәхет, шатлык, сөенечкә
Уралган бүген халкым.
Икмәк үстеручеләрнең
Беләләр бездә хакын!...

Туй булгач, туй булсын әле
Уйнагыз, гармуннарым!...
Кунакларның күңелендә
Калсыннар җыр-моңнарым...

Кушымта: 
Чигелгән сөлге эләкте,
Иң өлгер, иң шәп атка.
Сабантуйда табышканнар
Калмыйлар бездә ятка!