Люция
АБЛЕЕВА
АБЛЕЕВА
ТУГАН ЯККА КАЙТТЫМ
Туган якка кайттым,
Миләш өзеп каптым
Күзләремнән тамды яшьләрем.
Ачы түгел миләш,
Сагынылган кардәш,
Кайтармыйча торды эшләрем.
Йортлар инде башка,
Алар күккә аша
Берсе-берсе белән ярышып.
Ләкин урам таный,
Миңа бармак яный
Әллә чынлап, әллә шаярып.
Миләш, синең җимеш
Бигрәк тәмле, имеш.
Туган якта микән үскәнгә?...
Төштем сукмаклардан
Килеп аръяклардан
Тик уйларым йөгерә үткәнгә.
МАЙ ЧӘЧӘКЛӘРЕ
Җылы майга шифа өстәп,
Явып үтте яңгырлар.
Тирә-якны ямьгә күмеп,
Чәчәкләр уяндылар.
Кушымта:
Иркәли кояш нурлары
Энҗе белән ләләне.
Май чәчәкләренең әле
Иң күркәм, гүзәл мәле.
Ел саен килсә дә майлар
Быелгысы – искиткеч!
Май чәчәкләре тибрәлә
Хуш исләре – исерткеч.
Үз матурлыгын өләшә
Могҗизага тиң мизгел.
Ак керфекле ромашкадан
Гөлләмә үрә күңел.
ТӘРӘЗӘМӘ ЧИРТ, ЕГЕТ!
Ничә көннәр бөтерелә
Өй тирәмдә бер егет.
Яратканын сизеп торам
Тик үзе әйтми өзеп.
Кушымта:
Тәрәзәмә чиртсәң, егет
Ялындырмам, ачырмын.
Сөю илләренә, риза
Мин очарга, лачыным!
Тәрәз төбендәге гөлләр
Мине ышыклап тора.
Егеткәем сизә микән,
Бик якын безнең ара.
Күнелләрең миндә булса
Тәрәзәмә чирт, егет.
Сине генә сөям диеп
Үзең әйт инде, белеп.
Туган якка кайттым,
Миләш өзеп каптым
Күзләремнән тамды яшьләрем.
Ачы түгел миләш,
Сагынылган кардәш,
Кайтармыйча торды эшләрем.
Йортлар инде башка,
Алар күккә аша
Берсе-берсе белән ярышып.
Ләкин урам таный,
Миңа бармак яный
Әллә чынлап, әллә шаярып.
Миләш, синең җимеш
Бигрәк тәмле, имеш.
Туган якта микән үскәнгә?...
Төштем сукмаклардан
Килеп аръяклардан
Тик уйларым йөгерә үткәнгә.
МАЙ ЧӘЧӘКЛӘРЕ
Җылы майга шифа өстәп,
Явып үтте яңгырлар.
Тирә-якны ямьгә күмеп,
Чәчәкләр уяндылар.
Кушымта:
Иркәли кояш нурлары
Энҗе белән ләләне.
Май чәчәкләренең әле
Иң күркәм, гүзәл мәле.
Ел саен килсә дә майлар
Быелгысы – искиткеч!
Май чәчәкләре тибрәлә
Хуш исләре – исерткеч.
Үз матурлыгын өләшә
Могҗизага тиң мизгел.
Ак керфекле ромашкадан
Гөлләмә үрә күңел.
ТӘРӘЗӘМӘ ЧИРТ, ЕГЕТ!
Ничә көннәр бөтерелә
Өй тирәмдә бер егет.
Яратканын сизеп торам
Тик үзе әйтми өзеп.
Кушымта:
Тәрәзәмә чиртсәң, егет
Ялындырмам, ачырмын.
Сөю илләренә, риза
Мин очарга, лачыным!
Тәрәз төбендәге гөлләр
Мине ышыклап тора.
Егеткәем сизә микән,
Бик якын безнең ара.
Күнелләрең миндә булса
Тәрәзәмә чирт, егет.
Сине генә сөям диеп
Үзең әйт инде, белеп.