Лилия
ВАЛИШИНА
ВАЛИШИНА
ТӨШЛӘРЕМӘ КЕРДЕ УЙЛАР
Төшләремә керде уйлар
Синең хакта төрле төсле.
Яннарыма исте җилләр
Безне кавыштырган төсле.
Якты, якты ачык хисләр
Биләп алды күңелемне,
Әйтерсең лә ап-ак карлар
Күмде кара көйгән җирне.
САРЫ ЯФРАК
Агачтагы сары яфрак
Төште минем учларыма.
Агачтагы сары яфрак
Керде никтер күңелемә.
Кулымдага соңгы яфрак
Карый өзеп күзләремә.
“Хуш бул”, - диеп дәшә йөрәк.
Ява яңгыр пыскып җиргә.
Әкрен, әкрен шаулый туфрак.
Яна сагыш кулларымда.
Моңсу, моңсу инде бигрәк,
Җирдә кала бушлык кына.
Күз яшемне тыеп калам.
Бушлык җиңә кайчагында.
Күз яшедәй тама тамчы
Соңгы төснең яфрагына.
Яңгыр үтә, бушлык йота.
Катып калган күз яшедәй
Балкый тамчы соңгы төстә.
Бушлык канун. Әмма...
Әмма хисләр ташый...
Төшләремә керде уйлар
Синең хакта төрле төсле.
Яннарыма исте җилләр
Безне кавыштырган төсле.
Якты, якты ачык хисләр
Биләп алды күңелемне,
Әйтерсең лә ап-ак карлар
Күмде кара көйгән җирне.
САРЫ ЯФРАК
Агачтагы сары яфрак
Төште минем учларыма.
Агачтагы сары яфрак
Керде никтер күңелемә.
Кулымдага соңгы яфрак
Карый өзеп күзләремә.
“Хуш бул”, - диеп дәшә йөрәк.
Ява яңгыр пыскып җиргә.
Әкрен, әкрен шаулый туфрак.
Яна сагыш кулларымда.
Моңсу, моңсу инде бигрәк,
Җирдә кала бушлык кына.
Күз яшемне тыеп калам.
Бушлык җиңә кайчагында.
Күз яшедәй тама тамчы
Соңгы төснең яфрагына.
Яңгыр үтә, бушлык йота.
Катып калган күз яшедәй
Балкый тамчы соңгы төстә.
Бушлык канун. Әмма...
Әмма хисләр ташый...