Лилия 
ХИСАМЕТДИНОВА
САНДУГАЧЫМ

Бакчамда сайрый сандугач,
И өздерә моңланып.
Тыңлап карыйм да хисләнеп,
Исем китә сокланып.

Сандугач булсам әгәр мин,
Кушылып сайрар идем.
Күңелдәген моңга түгеп,
Бер җырлап карар идем.

Юк шул, сандугачлар кебек
Өздереп булмас инде.
Күңел коштай талпынса да,
Моңнары тумас инде.

Сандугачым, бик моңайсам,
Хисләр кушылыр сиңа.
Күңелемне бушатырга
Җырым булышыр миңа.

УРМАНДА 

Урманнар шаулый, җырлыйлар
Искәндә җиләс җилләр.
Җанга рәхәт, куанычлы,
Урманда үтсә көннәр.

Каеннар шаулый, имәннәр,
Наратлар тезелгәннәр.
Чыршылар шундый искиткеч!
Юкәләр бөгелгәннәр.

Урманда һәр үткән мизгел
Җанга тынычлык бирә.
Кош сайраганга кушылып,
Моңлап җырлыйсы килә.

Килми торсаң, нидер җитми,
Күңелдә бушлык була.
Урманнан көч, хисләр алып,
Яшәүгә дәртең тула.

Урманнарга йөрегез сез!
Анда бар яшәү көче.
Җаныгызга ямь алыгыз,
Нур һәм яктылык өчен.