Лидия
МАВЛЮТОВА
МАВЛЮТОВА
ЯҢА ЕЛ КИЛӘ
Кыңгыраулар тагып яңа ел килә,
Кыш бабай чанага утырган.
Ак бәхетләр, бәйрәм алып килә,
Иң тәмле бүләкләр тутырган.
Бизәк кием кигән иңнәренә,
Карбикә дә, күрәсең, әзер.
Яңгыраулы, матур көйләренә
Кушылган өр-яңа якты сер.
Үткәнләре инде кире кайтмас,
Яңыа ел тарихка калдырыр.
Җилкән табар алдангы зур ихлас,
Һәр кеше өлешкә тиң булыр.
КЫСТЫБЫЙ
Кыстыбый, кыстыбый, кыстыбый:
Камырга бәрәнге кыстырган.
Онытып тәмеңне һич булмый:
Балачак кенемдә сакланган.
Әбиләр, әниләр пешергән,
Җәймәләр тутырган бер өстәл.
Майланып авызда эрөгән,
Гомергә кыстыбый гел истә.
Балачак бик кыска дөньяда,
Сизелми бер үтә дә китә.
Язмышлар, узмышлар юлында
Бер гөнә нур булып "ялт!"- итә.
Әле мин ашамлык пешерәм,
Гел тәмле кыстыбый табында.
Оныклар кырына китерәм,
Тантана, бәйрәмнәр алдында.
Кыңгыраулар тагып яңа ел килә,
Кыш бабай чанага утырган.
Ак бәхетләр, бәйрәм алып килә,
Иң тәмле бүләкләр тутырган.
Бизәк кием кигән иңнәренә,
Карбикә дә, күрәсең, әзер.
Яңгыраулы, матур көйләренә
Кушылган өр-яңа якты сер.
Үткәнләре инде кире кайтмас,
Яңыа ел тарихка калдырыр.
Җилкән табар алдангы зур ихлас,
Һәр кеше өлешкә тиң булыр.
КЫСТЫБЫЙ
Кыстыбый, кыстыбый, кыстыбый:
Камырга бәрәнге кыстырган.
Онытып тәмеңне һич булмый:
Балачак кенемдә сакланган.
Әбиләр, әниләр пешергән,
Җәймәләр тутырган бер өстәл.
Майланып авызда эрөгән,
Гомергә кыстыбый гел истә.
Балачак бик кыска дөньяда,
Сизелми бер үтә дә китә.
Язмышлар, узмышлар юлында
Бер гөнә нур булып "ялт!"- итә.
Әле мин ашамлык пешерәм,
Гел тәмле кыстыбый табында.
Оныклар кырына китерәм,
Тантана, бәйрәмнәр алдында.