Илгиз 
АХМЕТОВ
РЕКВИЕМ

Тузгытып олы юл тузанын
Булачак солдатлар тезелде.
Кем көлде, елады: кайдадыр
Соңгы кыл зыңгылдап өзелде...
Бер мизгел - аралар өзелде
Бетмәстәй чакрымнар тезелде
Ә җанга - алдагы кайгылар,
Мәнгелек югалту сизелде...
Солдатлар тезелде,
Хыяллар төзелде -
Өметлэр озелде...
Ничек тә түзелде...
Керфекләр аркылы күз яше сөзелде...
Малайлар хезмәткә киттеләр -
Җаннарын тупларга җиктеләр...
Кан акты... 
Хыяллар беттеләр...
Үлемгә балалар киттеләр...
Үлемнән яшәүгә бу ара
Ни гаеп, бу хезмәт - ни чара?
Я Афган, я Чичен сугышы
Көйдерә сабыйлар сулышын...
Кемнәрдер югала...
Кем читкә юл ала...
Шат йөзләр карала...
Балалар баш сала...
Кайгылы ананың зиһене тарала...
Онтылды гудоклар тавышы.
Тик хәтер бер тынга карышып
Бирмәскә тырыша үткәнне:
Онытма аналар көткәнне!
Тормышның тузанлы юлыннан,
Мәңгелек чәчәкле болыннан
Яшь буын тынычлап атласын,
Кан койган корбанны акласын!
Йөрәктә сакласын!
Һәм горур атласын!
Ватанын якласын!
Дошманнан сакласын!
Туган җир ул изге - сугыштан сакласын!

ӨЛГЕРМӘДЕК

Кайгырсаң да, саргайсаң да
Яшьлек калды еракта
Сагынмыйча мөмкинме соң
Ул бит бәхетле чаклар!

Их, бу дөнья, нигә бик тиз
Әйләнә тәгәрмәчең?
Кадерлеләр ташлап китә
Сагыш суыра көчем...

Анда калды басуларым,
Гөлчәчәкле тугаем
Артта калгач кына күрәм,
Чагыштырып, мөгаен...

Их, бу дөнья, нигә бик тиз
Әйләнәнә тәгәрмәчең?
Кадерлеләр ташлап китә
Без яшибез кем өчен...

Яшь барганга яңарадыр
Шул чагу хәтирәләр
Әби-бабай иркәләүе,
Болындагы тирәкләр...

Их, бу дөнья, нигә бик тиз
Әйләнә тәгррмәчең?
Кадерлеләр ташлап китә...
Күрәсең, синең үчең.