Гузалия 
ГИЗАТУЛЛИНА
ИЗГЕЛЕКЛӘР ЧӘЧӘМ

Учларыма салып йөрәгемне,
Изгелекләр җиргә өләшәм.
Юлларымда бәхетлеләр күрсәм,
Ак көнләшү белән көнләшәм.
Тамчылардан тирән күлләр туа -
Изгелегем булсын дәрьядай.
Кояш нуры көндез сихәт бирсә,
Төннәремдә юлдаш якты ай.
Тары бөртегедәй изгелегем
Каф таулары булып өелсен.
Атсын алар янар чәчәк булып -
Шул гөлләрдән күзләр сөенсен.
Изгелегем мең-мең чаткы булып,
Сибелсеннәр җирем йөзенә.
Йөрәгемә дәва булып алар
Кайтса иде кабат үземә.

ВАКЫТ АТЫ

Вакыт  аты һич туктамый.
Гомер инде кичкә авыша.
Хисләр көчен авызлыклап,
Акыл белән күңел кавыша.
Җилләр тарый инде күптән
Ак кылганнар кунган чәчемне.
Яшьлек юләрлеге үткән:
Арттырасы килми яшемне.
Чигендереп дистәләбен
Кайтыр идем яшьлек елларга.
Шатлыгым канатларында
Шаян җилләр белән уйнарга.
Җил-давылларны иярләп,
Таулар җырын җырлап үтәргә.
Аллы-гөлле җәйгор нурын
Төсле җепләр итеп сүтәргә.
Сүтәргә дә, шул нурлардан
Язмыш сукмакларын чигәргә.
Һәрбер көнен бу гомернең
Күмеп яшәр өчен гөлләргә...
Вакыт аты һич туктамый.
Гомер инде кичкә авыша.
Юк, кирәкмәс кире кайту!
Рәхмәтлемен шушы язмышка.