Гульфия
ГИЗАТОВА
ГИЗАТОВА
МИНДӘЙ СИНЕ БЕРКЕМ ЯРАТМАС
Тормышымның якты кояшы син,
Минем өчен синсез таң атмас.
Бел сөеклем,берүк исеңдә тот,
Миндәй сине беркем яратмас.
Сагышларсыз кичләремә керәм,
Хисләремне төннәр каралтмас,
Сине сөям, шуңа күңелем тыныч,
Миндәй сине беркем яратмас.
Яшәүләре рәхәт бу тормышта,
Берең өчен берең җан аткач.
Синдәй мине беркем яраталмас,
Миндәй сине беркем яратмас.
ҖАН ДУСЛАРЫМА
Бәхет икән якын дуслар булу,
Алар булгач рәхәт, күңелле.
Кыен чакта хәл дә белә алар,
Күтәрә дә белә күңелне.
Замананың ыгы-зыгысында,
Мәшәкатләр ерып яшибез.
Шул юлларны узган вакытларда
Дусларыбыз белән көчле без.
Рәхмәт әйтәм якын дуслар сезгә,
Сау-сәламәт, имин булыгыз!
Очрашулар үзе гомер бит ул,
Ешрак төшсен безгә юлыгыз.
Йөрәк үзе сайлап ала диләр
Җан дусларын гомер юлында.
Мин дә горурланып әйтә алам
Чын дусларым сезнең турында.
Тормышымның якты кояшы син,
Минем өчен синсез таң атмас.
Бел сөеклем,берүк исеңдә тот,
Миндәй сине беркем яратмас.
Сагышларсыз кичләремә керәм,
Хисләремне төннәр каралтмас,
Сине сөям, шуңа күңелем тыныч,
Миндәй сине беркем яратмас.
Яшәүләре рәхәт бу тормышта,
Берең өчен берең җан аткач.
Синдәй мине беркем яраталмас,
Миндәй сине беркем яратмас.
ҖАН ДУСЛАРЫМА
Бәхет икән якын дуслар булу,
Алар булгач рәхәт, күңелле.
Кыен чакта хәл дә белә алар,
Күтәрә дә белә күңелне.
Замананың ыгы-зыгысында,
Мәшәкатләр ерып яшибез.
Шул юлларны узган вакытларда
Дусларыбыз белән көчле без.
Рәхмәт әйтәм якын дуслар сезгә,
Сау-сәламәт, имин булыгыз!
Очрашулар үзе гомер бит ул,
Ешрак төшсен безгә юлыгыз.
Йөрәк үзе сайлап ала диләр
Җан дусларын гомер юлында.
Мин дә горурланып әйтә алам
Чын дусларым сезнең турында.