Флюр 
АБДРАКИПОВ
УФА КИЧЛӘРЕ

Күңел түремдә саклана
Уфа кичләре.
Яшлек моңына уралган
Сирен исләре.

Кушымта:
Серле Уфа кичләрендә
Мин сине таптым.
Гомерлеккә ярым булдың,
Сине яраттым.

Агиделдә балкып яна
Уфа утлары.
Онытылмас хискә чумган
Шул минутларым.

Җилкендерә саф мәхәббәт,
Якты хыяллар.
Сөю тулы йөрәгемә
Дөнья сыядыр.

РЕЗИДАЛАР

Резида гөлләре үсә
Гөлбакчамның түрендә.
Берсе ямьли тирә якны,
Берсе йөрәк түремдә.

Кушымта:
Мәхәббәтем Резидамны 
Бигрәк инде яратам.
Назлы гөлләремә күмеп
Тик үземә каратам.

Резида гөлләрем матур,
Бүтәнгә чагыштырмам.
Сөйгән ярым Резиданы
Ятларга алыштырмам.

Резидам минем язмышым,
Көтәм сине күрергә.
Бакчабызда гөлләр үсәр
Бергә булыйк гомергә.

КАЛДЫРМАГЫЗ МИНЕ, КЫР КАЗЛАРЫ

Кыр казлары оча җылы якка,
Кайтырлармы алар әйләнеп?
Җаным кыр казыдай канатлана,
Үтеп киткәч гомер җәйләрем.

Кушымта:  
Калдырмагыз мине, кыр казлары,
Кышларымда тагын калалмам.
Ялгызларга кышлар бигрәк озын,
Яз җиткәнне көтеп алалмам.

Кыр казлары кебек очар идем,
Тик хыялда минем канатлар.
Очар идем үткән язларыма,
Яшьлек җырларымны кабатлап.

Кыр казлары оча җылы якка,
Бигрәк моңсу казлар тавышы.
Өчәү калабыз без бу дөньяда:
Мин, кара көз, сары сагышым...