Эльвира 
АЛЬШИНА
СИНЕҢ ЙӨРӘГЕҢ

Очраткач сине, мин аңладым,
Ни була ул икән - күңел тынычлану.
Шикләнүемне тиз ташладым,
Синең йөрәгең - минем сыену.

Ни була ул икән - күңел тынычлану?
Синең йөрәгең - минем сыену.

Мәхәббәт сүзе алды яңа мәгънә,
Яныңда тоям мин зур шатлык,
Иң караңгы вакыт бүген безгә,
Синең йөрәгең - төнге яктылык.

Яныңда тоям мин зур шатлык,
Синең йөрәгең - төнге яктылык.

Хәзер төгәл сиңа әйтә алам:
Миңа берни кирәкми синсез.
Үз фикеремә мин тугры калам,
Синең йөрәгең миңа булды диңгез.

Миңа берни кирәкми синсез,
Синең йөрәгең - диңгез.